«Түбән Кама шәһәре – гүзәлләрнең гүзәле!»
Түбән Кама шәһәренә – 56 яшь!
Шул уңайдан бүген безнең китапханәдә 5 нче мәктәп укучылары белән берлектә «Түбән Кама шәһәре – гүзәлләрнең гүзәле!» дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган шәһәребезнең Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Корбангали улы Ганиев балаларга үзенең 54 ел элек ничек монда килеп урнашуы, Түбән Кама шәһәренең ничек төзелүе һәм үсеше турында сөйләде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләрен бирде.
Чараның икенче өлешендә укучылар зур кызыксыну белән яраткан шәһәребезгә багышланган уен-викторинада катнашып, бик күп яңа кызыклы фактлар белделәр.