Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Интеллектуаль уен "Мин татарча сөйләшәм"

Безнең "Заман" үзәгендә  китапханәчеләр "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уены уздырдылар. Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары татар телендә биремнәр эшләделәр, татар халык уеннары уйнадылар, кроссвордлар чиштеләр. Чара Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.