"Люция Абдулла кызы Фарсина"
📚 Люция Абдулла кызы Фарсина 📚
-татар театры сәхнәсенең «йолдызы». К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары арасында Люция Фарсинаның исеме мактаулы урыннарның берсен били. Ул анда 1951 елдан 1985 елга кадәр әйдәп баручы артистларның берсе. Ул уйнаган рольләр арасында кемнәр генә юк, төрле язмышлы, төрле характердагы, төрле яшьтәге хатын-кыз образлары бихисап. Ул классик драматургия үрнәкләре булган Зөһрә, Кручинина, Смиральдина кебек образлар белән беррәттән, күренекле язучыларның әле яңа гына язылган, карасы да кибеп өлгермәгән әсәрләрендә гаҗәеп осталык белән чыгыш ясаган актриса да.
https://vk.com/wall-162008114_1107