Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Гариф Ахуновның тууына 95 ел"

📚Гариф Ахуновның тууына 95 ел📜

Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Гариф Ахунов моннан 95 ел элек - 1925 елның 18 сентябрендә күп балалы крестьян гаиләсендә туган.
Ярты гасырлык иҗади хезмәтендә Гариф Ахунов татар һәм рус телләрендә 50дән артык, шулай ук башка телләрдә китаплар бастырган. Болар - романнар, повесть һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр, очерклар.

Гариф Ахунов әсәрләре белән танышыр өчен китапханәләребезгә рәхим итегез!

Онлайн күргәзмәсе https://vk.com/wall-162008114_1086