Ак каламның шигьри аһәңнәре
Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары белән авыл китапханәсендә очрашу оештырдым. Ул язучылар белән ныграк рәвештә таныш булганлыктан кичәне алып барырга Г.Тукай китапханәсе җитәкчесе Әнфисә Зиннуровага мәрәжагать иттем. Кичәгә Рәсимә Набиуллина, Никифор Тукмачев, Фәнүзә Сабирова, Рифкать Имаев, Гөлчирә Ибәтуллина һәм Асия Сафина килделәр. Авыл халкының аларның чыгышларын йотлыгып тыңлаганнары, язучыларыбызда матур хисләр уятты. Китапханәдән дә, авыл халкыннан да бик канәгать булдылар. Истәлеккә китапханәгә китаплар буләк иттеләр.