Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

«Китапларда - язмышлар» Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына багышланган әдәби кичә.

Бүген китапханәдә язучы, драматург, журналист, С. Сөләйманова, И. Юзеев, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына багышланган, бик җанлы әдәби кичә узды.

Әдәбиятта инде нык урын алган язучының тормышы һәм иҗат юлы, шулай ук гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, бәхетсез мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре белән таныштык. Чарада авторның «Баланнарда бал тәме», «Синең өчен яшим», «Сагынган чакларымда», «Ак читек»,«Туташ», «Хәния» әсәрләренә тукталдык.

Авторның «Хәния» китабын язу тарихына тукталдык. Хәния Фәрхинең тормыш юлы, документаль әсәргә охшап, 57 дисбе төймәсенә сыйган.

Айгөл Әхмәтгалиеваның күп кенә шигырьләре көйгә салынган, ул кичәнең аерым бер элеше булды.