"Елъязмачы әдип"- Вахит Имамов иҗатына багышланган әдәби кичә.
"Елъязмачы әдип"- Вахит Имамов иҗатына багышланган әдәби кичә.
Язучы, прозаик, 25ләп китап авторы, «Утлы дала» дигән тарихи романы өчен Тукай премиясе алучы, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы, 18 мартта узенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала!
Язучы Вахит Имамовны тарихи әдәбият тарафдары дип әйтү генә ул башкарган эшләрнең күләмен һәм кыйммәтен бәяләп бетермәү булыр иде.
Дүрт дистә елдан артык берөзлексез үзенең туган төбәге, татар иле, гомумән, дөньяның тарихи барышын үзенә хас үҗәтлек, фидакарьлек белән өйрәнеп, фәнни-популяр язмалар, очерклар, хикәя, бәяннар, романнар белән танылу яулаган олпат язучыбыз Ул!