Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

«Кабак гына димәгез!», әдәби кичә.

"Аралашу" клубы кысаларында, көзге муллыкка багышланган кичәне һәр бакчаның «патшасы» кабакка багышлап, «Кабак гына димәгез!», дип атадык.
Кичә авылыбыз язучысы Вәсилә Файзутдинованың шигыре һәм күргәзмәгә кабактан әби-бабай ясау белән башланып китте.
Кичә темасына туры китереп, ике күрше мөнәсәбәтләренә кагылган, Фатыйх Хөснинең гыйбрәтле дә, күңелле дә «Кабак» хикәясен бергәләп укыдык, табышмаклар да әйтештек, викторина сорауларына җаваплар да эзләдек.
Шулай ук кабакның файдасы һәм кабактан әзерли торган ризыклар рецепты белән бүлештек. Ә инде альбом битләренә һәркем уз фантазиясен кушып, кабак ясап, шул рәсеменә исем кушу кичәбезнең тагын бер куңелле өлеше иде.
Кабак гына димәгез, китапханәгә килеп, күргәзмә янында фотога төшегез һәм андагы кабак турындагы бай мәгълумат белән файдаланыгыз!!!
Кичә ахырында бик тәмле кабак мантые белән сыйландык.