Гореф-гадәтләр елына багышлап — халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе "Корбан бәйрәме"
2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы.
Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр — халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе итеп, авылыбызның "Изгеләр чишмәсе" янында, авылдаш егетебез Марат Хуснуллович тарафыннан корбан чалынды, һәм барлык авылдашларны чакырып коръән ашы уздырылды.
Барлык гореф -гадәтләргә туры китереп, аш бик оешкан төстә узды. Коръән сүрәләре, намазлар укылды. Чишмә суы белән, казан асып пешкән корбан шулпасын олысы да, кечесе дә тәкъбир әйтеп ашадылар.
Чалган корбаннар, теләгән теләкләр, укыткан коръәннәр кабул булсын!
"Изгеләр чишмәсе" янында бергәләп табын кору, казан асып аш пешеру, самоварлар кайнату, әбилэрнен бабайлар килгәнне көтеп, матур иттереп сөйлэшеп утырулары, балаларнын шуларны күзәтеп шатланулары барыбызның да чын мәгънәсендә кунелләрне ял иттерде, сафландырды, татулыкны ныгытты.