Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе белән очрашу

Колмакчы авыл халкының көтеп алган, "әдәби десант"проекты буенча республика күләмендә эшләп килүче "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең бертөркем язучылар утырган әдәби корабы 16 май көнне бездә тукталды.

Үзләренең дәртле чыгышлары, сихри шигырь юллары, моңлы җырлары белән авыл халкын чын мәгънәсендә ял иттерә белүче бу корабның барлык пассажирларына да авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Очрашу Рәсимә Набиуллинаның "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары белән таныштырудан һәм узенең дәртле шигырьләреннән башланып китте. Шулай ук очрашуда Н.Гаптуллин, Миләушә Рахимова, Мөнҗия Халимова, Ф.Сабирова, Гөльшат Султангулова үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерделәр.
Очрашуны бер тында алып баручы Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова очрашуны бизәп, тагын да күркәм итте.
Кичәне моңлы гармун белән "Инеш" чишмәсенә барып ачып җибәрдек.