Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

«Язлар моңы» әдәби-тематик кичә

21 март – Халыкара шигърият көне.
Бүген китапханәдә узган әдәби-тематик кичәбезне Нәүруз көненә багышлап «Язлар моңы» диеп атадык. Кичәдә үзебезнең Түбән Кама язучыларының яз турында язган, һәм башка кызыклы шигырьләре кычкырып укылды.
Нәүрүз атрибутлары куелган түгәрәк өстәл артында, матур шигырьләр укуы да, тыңлавы да, барлык катнашучыларга күтәренке кәеф һәм позитив энергия бүләк итте!
Кичәбез чәй табыны, Нәүрүз боткасы ашау белән тәмамланды.