Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Традиция села «Катлама бәйрәме», милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ачу тантанасы

Бүген авыл китапханәсендә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ачу тантанасы гөрләп узды!
Шул уңайдан Колмакчы авылына гына хас булган йола, "Сабантуй йөрү" яки "Катлама бәйрәме" дигән чара үткәрелде. Катлама, паштет, җәймә, егетләр-кызлар узләренең уйларын дүрт юллык хатлар аша җиткерү, егетләрнең гармун белән җырлап килеп кереп көч сынашулары, болар барысы да шул йоланың төп элешләре.
Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.