Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Матур эшлэребез "Туган як" газетасы битлэрендэ!

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән беррәттән, ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәре дэ бар. Шуларның берсе «Каз өмәсе»
Колмакчыда  гөрләп, барлык гореф-гадәтләргә туры китереп чираттагы"Каз өмәсе" үтте!!!
Бу бәйрәм - бүгенге көнгә кадәр сакланып калган милли гореф-гадәтләрнең берсе.

Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел: каз үстерү күп көч һәм тырышлык сорый.
Гомер буе каз, үрдәк өмәләренә йоргән Колмакчының иң уңган кызлары һәм канат сыдыручы балалар бу юлы Ахметова Асия Кашафовналар йортына җыелдылар. Өмәгә килүчеләрне ачык йозле хуҗабикә, авыл китапханәчесе Дания ханым һәм авылыбыз гармунчылары Рамис Гимадеев, Рөстәм Зайнуллин каршы алдылар. Кызлар белән бергә, казларны суеп торучы Идиатуллин Ибрагим абый килде.