Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

«Каз өмәсе», борынгы авыл йоласы

Колмакчыда гөрләтеп, барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, "Каз өмәсе" үткәрдек. Бу бәйрәм - бүгенге көнгә кадәр сакланып калган милли гореф-гадәтләрнең берсе.
Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел: каз үстерү күп көч һәм тырышлык сорый.
Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар җырлый-җырлый каз йолкыйлар. Ә иң күңеллесе – елгада казларны юу мизгеле. Кызлар, көянтәләргә казларны асып, елга буена китәләр. Казларны елгада чиста итеп югач, шунда ук уен-биюләр башлана.
Чишмәдән кайтучыларны Колмакчы авылының иң уңган апалары телеңне йотарлык тәмле, мичтә пешкән каз бәлеше һәм каз коймагы белән, табын әзерләп каршы алды.
Балалар да чакырылды, алар белэн  «Канат сыпыру» йоласын утэдек