Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кама таңнары"ның сүнмәс яктысы, проект.

Бүгенге кичәбез Түбән Кама шәхәренең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган "Кама таңнары"ның сүнмәс яктысы дигэн проект кысаларында, Мәйдан журналының октябрь санында урнашкан сәхифәгә багышланган иде.
Журнал битләрендә урнашкан "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучыларының сихри шигырь юллары, безне үз эченә алып кереп китеп, көлдерде дә, елатты да, тирән уйлага да батырды. Без зур горурлык тоеп, үзебезнең Түбән Кама язучыларының шушы санда, Казан шәхәрендә чыгучы журналда урнашкан, барлык шигырләрен кычкырып укып, чын мәгънәдә ял иттек, һәм проект уңышлы булсын дигән теләктә калабыз.
Кичәбезне дәвам иттереп Рәзил Вәлиев елына багышланган, йомгаклау чаралары белән таныштык, һәм Илзирә Вәлиуллинаның 50 яшьлек юбилеена багышланган Мәдәни җомга газетасының 41нче санына тукталдык.