Кулмаксинская сельская библиотека - филиал № 42

Туристическая тропа "Чишмәләр... Салкын сулы йөгерек чишмәләр".

Чишмәләр... Салкын сулы йөгерек чишмәләр. Алар гасырлар буенча ничәмә – ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар.
Ә бүгенге сәяхәтебез, тарих җепләре еракка алып киткән, әби-бабайлардан калган, "Изгеләр чишмәсе" диеп аталган чишмәгә булды.
Чишмә суы белән, казан асып, корбан чалган итләрдән ашлар пешерелде, самовар белән тәмле чәйләр кайнатылды, догалар, намазлар укылды.
Бүгенге очрашудан барыбыз да күңелләребезгә рәхәтлек алып, чишмәбезгә һәм аны карап торучыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык.