«Орчык өмәсе», җырлы-уенлы кич утыру.
Краеведческая суббота проектына багышланган, авыл халкыбызның йола, гореф-гадәтләрен барлау ниятеннән оештырылган, «Орчык өмәсе» дип аталган җырлы-уенлы кич утыру.
Орчык өмәсе – ул безгә әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше куп итеп сарык йоннарын әзерләп, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр.
Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштыра. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый.
Әйләнә орчык ,әйләнә,
Әйтерсен лә биюче;
Юк аңа бары,кул чабып:
“Булдырасың !”- диюче.
Мактаганны көтеп тормый,
уйламый да туктарга-
Ничек инде ,орчык булып,
Карап торсын юк- барга!
Әйләнә дә биеп китә,
Аннан сикереп куя.
Хәтта очып китәр иде,-
Останың кулын тоя.
Мин сокланып карап торам,
“Ай-һай җитез бу! “-диеп;
Юкка әйтмиләр икән ул:
Орчык кебек бул!- диеп.