«41дә туганнарның бар үз җыры, үз моңы»!, әдәби кичә.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең иң актив шагыйрәсе, бик күп җырлар авторы Гөлчирә Исхак кызы Ибәтуллинаның тууына 80 яшь тулу уңаеннан «41дә туганнарның
бар үз җыры, үз моңы»! дигән әдәби кичә.
Әдәби десант проекты кысаларында Колмакчы авыл халкы белән очрашуга килгән тыйнак апаны, аның укыган шигырьләрен әле һаман яратып искә алабыз!
Гөлчирә апа Ибәтуллинаның шигырьләрендә бернинди дә ясалмалылык юк, ә
менә ихласлылык ярылып ята.Гади генә сүзләрдән торган шигырьләр, уйларны үзләре белән ияртеп, әллә кайларга – ваемсыз балачакка, яшьлеккә, авыл Сабан туйларына, җиләкле җәйләргә, эчкерсезлек һәм матурлык хакимлек иткән авылга алып кереп китә. Барыбызга да таныш һәм кадерле нәрсәләр турында язылганга, бу шигырьләр хәтергә үк сеңеп баралар.
Кичә ахырында күңелләргә Яңа ел рухы кертеп кроссворд эшләдек.