Йорт токмачы кисү
Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлекләрдә күмәкләшеп гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Барлык кирәк-ярак белән беррәттән, йорт токмачы әзерләп җибәрү гадәткә керде.
Шәңгәлче авылында да әлеге изге эштән читтә калмадылар: авылда яшәүче әби-апалар клубка җыелып токмач кисәләр. Татарларда һәр гамәлне бисмилла әйтеп башлау гадәткә кергән. Йорт эшләре тәмамлангач, 15ләп хатын-кыз сөйләшенгәнчә мәдәният йортына килеп,бисмилла әйтеп ,токмач кисүне башлап җибәрәләр. Үзләре белән куна тактасы, уклау, пычак алырга кирәклеге генә искәртелсә дә, һәркем булдыра алган кадәр йомыркасын, онын алып килә. 2 сәгать дигәндә, 50-70 йомыркага басылган токмач киселә. Әзерләгән ризыкның солдатларга барып җитүен, аларның җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын тели-тели токмач кисә алар.
Токмач кисеп, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашкан ханымнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез һәрвакыт ярдәмгә киләсез, үзегезнең игелекле эшегез, тырышлыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Күрсәткән ярдәмегез өчен мең-мең рәхмәт