Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.

Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрьдә күркәм һәм мәрхәмәтле бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без кадерләгән һәм яраткан өлкән кешеләребезне хөрмәтлибез.
Бүген мәктәптә , Шәңгәлче һәм Ташлык мәдәният йорты коллективы, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә "Өлкәннәр көне" дип исемләнгән матур, җылы, рухлы концерт узды🎤🎶.
Шулай ук Ташлык авылында гомер итүче өлкәннәрне дә шушы матур бәйрәм белән котлап үттек.
Кадерле өлкәннәребезнең гомерләре озын, саулыклары нык булсын!