"Йөрәктән йөрәккә”
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрә, язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Мурат белән "Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән очрашу булды. Кичәнең хөрмәтле кунаклары – укучы күңеленә үтеп керә алган язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева — телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. Равилә Шамил кызы – киңкырлы шәхес: профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Равилә Шәйдуллина-Мурат очрашуга килгән укучыларны әсәренең язылу тарихы белән таныштырды. Китап сөючеләр әлеге әсәрләре буенча фикер алыштылар, язучыга андагы геройларның язмышы турында сораулар бирделәр. Китапханә хезмәткәрләре, шигърият, әдәбият сөючеләр катнашындагы кичә бер сугышта үтте.