Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында

 

Безнең китапханә эшендә туган якны өйрәнү эшчәнлеге «Үткәннән башка киләчәк юк»дигән девиз астында үткәрелә. Илебез тормышында булган һәм безнең өчен яңа, билгесез катламнар ачкан гаять зур үзгәрешләр безнең үткәнебезне, үз тамырларыбызны тагын да активрак өйрәнергә омтылышыбызны тудырды.  Шушы көннәрендә, китапханәдә  авыл кешеләре, аның тарихы турында бай материал тупланган "Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә үзебезнең авыл тарихы турында бик күп мәгълүмат, тирә як авыллары  турында китаплар куелды.