Шәңгәлче авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды.
Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортында токмач кистеләр. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм изге хисләрне салдылар.
«Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен.Бердәм булганда, эш тә җиңел бара. Теләкләр бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын»
«Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез.Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.»
Өмәгә җыелган хатын-кызлар, токмачны 65 йомыркага кисте. Кирәкле әйберләрне — он, йомырка, куна-такталарны үзләре белән алып килделәр.
Аллах рәхмәте белән, сау-сәламәт килеш барысы тизрәк әйләнеп кайтсыннар, ә көткәннәргә бары сабырлык кына теләп калабыз. Бу эшкә үз көчен керткән һәр авылдашыбызга мең рәхмәтләр җиткерәбез.
Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортында токмач кистеләр. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм изге хисләрне салдылар.
«Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен.Бердәм булганда, эш тә җиңел бара. Теләкләр бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын»
«Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез.Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.»Өмәгә җыелган хатын-кызлар, токмачны 65 йомыркага кисте. Кирәкле әйберләрне — он, йомырка, куна-такталарны үзләре белән алып килделәр.