Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

9 май

Бүген район авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында тантаналы митинглар узды. Шәңгәлче авылында да искә алу чаралары оештырылды.
Митингларга район җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы килде. Җиңү көне якынлашуы белән чарада катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Салимов Рамил Хасанович , Асхадуллин Гамил абый тәбрик иттеләр.
Митингка авыл халкы һәм мәктәп укучылары үзләренең сугыш кырларында катнашкан һәм яу кырында ятып калган якыннарының, бабаларының фоторәсемнәрен дә алып чыктылар.
Җиңү көне белән котлаулар яңгырады, фронтта калган солдатларны искә алдылар, чара укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Сугыш чоры балалары булган ветераннар үзләренең балачак хатирәләре белән дә бүлештеләр.