Сугыш чоры балалары
Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан, Шәңгәлче авыл җирендә яшәүче тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтелде.
Авыл җирлегендә алар бик аз санда калып бара. Яшьләре 90нан узуга карамастан, алар әле яшәүнең кадерен белеп, балалары тәрбиясендә гомер итәләр.
Авылыбызның тыл ветераннарына "Агросила" җәмгыятеннән, сугыш чоры балаларына Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Сәлимов Рамил Хәсән улыннан азык - төлек җыелмасы өләштек.