Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Сугышлар беркайчан да булмасын!"

Тиздән илебез халкы зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында әнә шуңа әзерлек эшләре бара, мөмкин кадәр ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтергә, хатирәләр җыйнарга тырышабыз.Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Салимов Рамил Хәсән улы, мәдәнит хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә, без, китапханәчеләр, авыл җирлегендә гомер итүче тыл ветераннарына бирелгән бәйрәм күчтәнәчләрен өләштек. Алар үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткереп, "Сугышлар беркайчан да булмасын!"дигән теләкләрен белдерделәр. Гомер буе әнә шул теләктә яши бу чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган буын.
Хөрмәтле ветераннарыбыз!Барыгызда сау -сэламэт булып, туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә кадерле булып яшәргә язсын!