Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Туган телем- Тукай теле

Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Туган телем- Тукай теле” дип аталган китап күргәзмәсе төзелеп укучыларга тәкъдим ителә . Күргәзмәдә Габдулла Тукайның балалар өчен язылган китаплары урын алды.