Карга боткасы
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Безнең "Тансылу" балалар бакчасында да бүген "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде.
Балалар ботка пешерергә матур итеп киенеп, йомырка, ярма, май, сөт җыю күренешләрен сәхнәләштереп, халкыбызның милли йолалары белән таныштылар.
Сара әби(Илюзә Миннефаязовна) Ташлыкская сельская библиотека филиал 33 , бабай(Бурганов Айдар) Ташлык мәдәният йорты - СДК Ташлык ,
каргалар Мбоу Шингальчинская-Оош-Нмр-Рт укучылары Фирузэ белән Амалия
Кирлемән ролендә мин Ләйсән Равилевна
һәм тәрбиячеләр : Фәния, Нәркизә апаларына шундый кызыклы бәйрәм оештырулары , балаларга шатлык бүләк итүләре өчен зур рәхмәт!