Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Чәчләреңдә шомырт исе

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА. Чәчләреңдә шомырт исе. Хикәя
Бәхетеңә ирешү өчен генә түгел, аны кулыңда саклап талу өчен дә, шактый тырышырга кирәклеген ничек аңламаган ул?! Зур газаплар чигеп тауны менгәч кенә түбән тәгәрәү – җиңел тормыш китә. Ә мәхәббәт тауга менү генә түгел. Ул – зур басымлы шарлавыклар аша чыгу, бер тамчы сусыз кызу чүлне үтү, салкын диңгезләрне кичү.
Сезнең игътибарыгызга яшь язучы Алинә Хәбибуллинаның беренче мөстәкыль җыентыгы тәкүдим ителә.Автор бүгенге яшьләр тормышын,бигрәк тә татар яшьләре белән бәйле вазгыятьне белә. Ул үз әсәрләрендә нинди генә чорда да мәхәббәтнең- мәхәббәт, хыянәтнең хыянәт булып калуын кискен вакыйгалар мисалында йөгерек, җанлы тел белән раслап-сурәтләп бирә.