«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»
«Муса Җәлил – балаларның якын дусты» диеп аталган әдәби -музыкаль кичә үткәрелде . Балалар Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар,презентациялар һәм "олы" мэгънәгә ия булган китаплар белән таныштылар. «Бөек шагырь- Муса Җәлил», «Әтәч» дигән җырларны тыңлап үттеләр.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М. Җәлил.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. .
Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар, шәһәрләр аталган. Аңа багышлап һәйкәлләр куелган.
Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә, шул матурлык өчен көрәшергә чакыра һәммәбезне!!!
Язмамны Педер Хузангайның шигри юллары белән йомгаклыйсы килә: «Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә».