Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Үткәннәр якын күңелгә"

Бүген Шәңгәлче авылы китапханәсендә " Әдәби кораб" проекты кунакта булды. Якташыбыз- Шәңгәлче авылы егете, күренекле шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Эдуард Касыйм исемендәге премия иясе Хәниф Хөснуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан " Үткәннәр якын күңелгә" дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте. Әдәби-музыкаль кичәне Түбән Кама үзәк китапханәсе оештырды. Кичәдә "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Айдар Наил улы Хамзин, Гамил Әсхәдулла, Шәңгәлче авылы СДК " Сандугач "коллективы катнашты.