Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Авыл тарихы -китапларда

Сер түгел, башка авыллар турында язылган китапларны кулга алгач, үзеннән-үзе күңелгә: “Их, безнең авыл турында да шундый китап булсын иде”, дигән уй килә. Шул ук вакытта мондый җаваплы һәм түземлек сорый торган эшкә кем генә алыныр икән, дигән уй да өстәлә. Ә бит андый кешеләр бар алар. Әлеге күргәзмәдә Түбән Кама районына кергән авылларның китаплары күрсәтелде.