День Победы
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ҖиңүКөне
Роберт Миңнуллин
Безнең авылдан да узган сугыш...
Авылдан бик ерак иде диләр
Фронт сызыгын,
Комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны
Уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат
Өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар – ирсез,
Ә малайлар
Ник әтисез калган аннан соң?
Нигә соң ул сугыш
Авылдагы
Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?
Хирурглар
Ярчыкларны һаман
Чүпләп бетерәалмый күкрәктән?
Яудан соң да
Ник солдатлар түгел,
Үлем кагәзьләре агылган?
Я, кем әйтә ала
Ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?!