Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Чыңгыз Айтматов "Бер көн бер гомер"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЯзучыЮбиляр
📗📙📕 Унҗиденче номерлы пассажир поезды, симафорга җиткәндә тизлеген акрынайтса да, туктарга җыенмый иде. Ләкин нәкъ разъездга җиткән мәлдә поезд, буксаларын хәтәр чыелдатып, тәгәрмәчләреннән очкыннар чәчрәтеп, туктап калды. Поезддагыларның барысы урыннарыннан сикерешеп тордылар. Төрле яктан кычкырган, сыбызгы сызгырткан тавышлар ишетелде.
- Нәрсә булды?..
- Кемдер стоп-кранны борган!
- Кем?
- Кайда?
- Күпеле вагонда!
Идегәй ул арада ишекне ачып, Зарифаны поезддан төшерде, ә үзе тамбурга
проводник белән кондуктор йөгереп кергәнне көтеп алды.
- Тукта! Стоп-кранны кем борды?
- Мин, - диде Идегәй.
- Син? Ни өчен? Нинди хакың бар?
- Кирәк булды.
- Ничек ул – кирәк булды? Син нәрсә, утырасың киләме?
- Зарар юк. Судкамы, башка җиргәме бирәчәк актка болай дип язып куегыз:
элекке фронтовик, тимер юл эшчесе Идегәй Җангильдин, иптәш Сталин үлгән көнне, кайгы билгесе итеп, Буранлы разъездында поездны туктатты. Шулай языгыз.
- Ничек, ничек? Сталин үлгән дисеңме?
- Үлгән. Радиодан әйттеләр. Тыңларга кирәк.
- Алай булса, башка эш, - диделәр тегеләртәмам аптырашка калып. Идегәне алар тоткарламады. – Алай булса, китә бир...
Берничә минуттан соң унҗиденче поезд юлын дәвам иттерде...

#ЧыңгызАйтматов
#Татарстанкитапнәшрияты1990#Роман
#БерКөнБерГомер