Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Галим эзләре буйлап

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ТаҗетдинЯлчыгол
📚📚📚Халкыбызның каһарман улы Таҗеддин Ялчыгол турында кызыксынучылар өчен язучы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллинның «Васыять» дип аталган тарихи романын укырга тәкъдим итәбез.
🌍📖📚Таҗеддин Ялчыгол:
1768 нче елда туган. Туган урыны төгәл билгеле түгел. «Тәварих Болгария (Болгария тарихы)» эшенә кертелгән Шәҗәрә (башкорт шәҗәрәсе, башкортларда, шулай ук башка төрки халыкларында кабиләләр һәм ыругларның генеологик язмасы) буенча, алар әтиләре белән Али һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш-Йылга авылында, хәзерге Чиләбе өлкәсе территориясендә яшәгәннәр.
1775-1776 еллар әтисе белән күп сәяхәт итә, чөнки аның әтисе хаҗга китә.
1776-1781 еллар башта Әстерхан якларында, ә аннары Дагестанда урнаша.
1781 ел әтисе белән Госман империясенә барып җитәләр,анда Диярбакыр шәһәрендә аерылышалар. Ул Абд-аш-шукур Эфенди исемле кешедә белем ала, ә әтисе хаҗны дәвам итә. Дүрт елдан соң, әтисе кайткач, алар тагын ике ел Истанбулда яшиләр, аннары Караван белән Әстерханга кайталар.
1785 елда Ялчыголның әтисе Кече Сөн авылы тирәсендә (хәзерге Мамадыш районы) авырып үлә. Үләр алдыннан улына шушы урыннарга якынрак яшәргә, елга ике тапкыр үзенең каберен зыярәт кылырга васыятҗ итеп калдыра. Ул әтисенең васыятен үтәгән әтисенең кабере янында калган, укыткан, мулла булып эшләгән, табиблык белән шөгыльләнгән.
1789-1792 еллар Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында яши.
1792-1799 ел Ырымбур губернасының Минзәлә өязе Татар Җиреклесендә, хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы Каелы авылында яши.
1799-1824 елларда Татарстанның Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында яши. Фәнни трактатлар төзү белән шөгыльләнә, дини фәннәр укыта, җәйге вакыттатирә-як авылларга килә, авыруларны дәвалый.
1825-1838 елларда Татарстанның Зәй районы Мәлем авылында, хәзерге Югары Мәлем авылында яши.
1838 елның 26 июнедә авыру янына барганда Зәй районының Имәнлебаш авылында вафат була һәм шушы авылда җирләнә.