Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Минем шигъриятем син окоптан - Поэзия моя ты из окопа

#МинемшигъриятемсинокоптанПоэзиямоятыизокопа

 

Кичер, әнкәй, кайталмадым...

«Балам» диеп йөгереп чыккансыңдыр,

Тәрәзәңә җилләр кагылгач.

Йөрәк әрни карлы окопларда,

Әнкәй, сине өзелеп сагынгач.

 

Авыл урамнарын җырлап үттек,

Көтегез, дип, яуга киткәндә.

Чит ил туфрагында ятып калдык,

Шаулап, гөрләп язлар җиткәндә.

 

Көткәнсеңдер, әнкәй, кайталмадым,

Кичер мине, солдат улыңны.

Утлы ялкын, дошман пулялары

Кисте минем кайтыр юлымны.

 

Җиңү таңын күралмадык, әнкәй,

Ятабыз шул без бик тирәндә.

Истәлеккә эзләр генә калды

Туган якта, чыклы чирәмдә.

 

Елама, түз, яшер күз яшеңне,

Балаң үлде хәтәр сугышта.

Күз алдымда, әнкәй, тик син булдың

Юатучы соңгы сулышта.

 

Кайталмадым, әнкәй, яннарыңа,

Җиңү таңы туган чагында.

Калдык сакта, газиз туган илгә

Ут яумасын, диеп, тагын да.