Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
...Әйе, минем көчле рухымнан
вә күкләр калтырар.
Һади Такташ
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә.
Акыл күпме җавап эзләгән...
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса, үзем үзгәрәм.
Аңламыйлар , җилне зәңгәр дисәң,
Тормышыбыз – Сабантуй дисәң,
Һәр нәрсәгә минем үз атамам:
Айны Кояш диям, теләсәм.
Чәчәкләгә үз исемем бирәм,
Мең тереләм көнгә, мең үләм.
...Үлем белән якалашканда да,
Акны кара диеп сөйләмәм.
Дуслар юкта, чын дуслыкны мактыйм...
Бу дөньяда яшәү – мең рәхәт!
Адашыпмы, кайчак килеп чыга
Безнең йөрәккә дә мәхәббәт.
Кайчак ялгыш уңны, сулны бутыйм,
Булгалый ла инде, булгалый...
Кешеләрдән гел яхшылык телим,
Мин хыялый бугай, хыялый.
Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам,
Матурлыкны күреп тезләнәм.
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса
Үзем үзгәрәм.
#РазилВәлиевЮбилей75