Ваша жизнь - это Подвиг
Аларны “көчле рухлылар” диләр. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, тормышта үз юлыңны табу өчен, чыннан да, рухың нык, күңелең көр булырга, тормышны шашып яратырга кирәктер ул. Ә алар үз үрнәкләрендә башкаларны да сабыр булырга, үзләре генә күргән матурлыкны күрергә өйрәтә.
Ел саен кышның беренче ае – декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге билгеләп үтелә. Максаты – аларны борчыган проблемалаларга игътибарны юнәлтү, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәү... Китапханәбезнең китапларны өйгә бирү бүлегендә эшли башлаган күргәзмә белән танышкан укучыларыбыз исә Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов, Мария Логинова, Илдар Хәйруллин, Кәүсәрия Шафикова әсәрләрен укып, җаннарын да сафландырды.