"Без сугышта арысландай көчлебез: армия генералы Алексей Антонов, майор Петр Гаврилов"
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә "Әдәби җомга" проекты кысаларында, Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чара узды.
Ул Зәки Зәйнуллинның "Татар ир-егетләре" китабы буенча бер әсәр күргәзмәсе форматында үткәрелде.
Китапханә кунаклары татарның батыр уллары армия генералы Алексей Антонов белән Брест крепосте каһарманы Петр Гаврилов батырлыклары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар, искиткеч зәвыклы һәм бай күргәзмә-эспозиция белән таныштылар.