Городская библиотека - филиал № 3

«Курай моңлы әкиятче апа»

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары белән берлектә «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Сак-Сок тавышы», «Актәпи ник моңая», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплар авторы Роза Хафизованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Курай моңлы әкиятче апа» исеме астында әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибәнең тормыш юлына, иҗатына презентация ярдәмендә сәяхәт кылынды. Язучының «Мактанчык чәйнек» әкияте һәм «Песнәк» хикәясе укылып, анализ ясалды. Әңгәмәне тулыландыру максатыннан халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать ителде. Балалар бик теләп үз фикерләре белән дә уртаклаштылар, сорауларга җавап тоттылар.