“Кояшлы иҗат”
24 нче гыйнвар көнне Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 4Б сыйныф укучылары белән берлектә күпкырлы талант иясе Факил Сафинның (Әмәк) 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Кояшлы иҗат” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.
Балалар өчен иҗат итү – язучының иң зур бәхете. Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе - сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Факил абый Сафин. Әлеге чарада язучының тормыш юлына, балалар өлкәсендәге актив эшчәнлегенә презентация ярдәмендә тукталып кителде.
Китап сөючеләребез җор телле, бала җанлы шагыйрь Факил Сафин каләменнән төшкән шигырьләр төрлелегенә, хикәя-әкиятләрендәге сурәтләү чараларының бик бай булуына сокландылар. Иң мөһиме, алар уйланырга, фикер йөртергә өйрәтә, балалар күңелендә миһербанлык тәрбияли, хезмәткә мәхәббәт уята.