Городская библиотека - филиал № 3

"Кыш көне кошларга булышабыз”

Бүген, ягъни 23 гыйнварда “Серле сандык”ның чираттагы очрашуы узды. Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары белән серле табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз, җирлегебездә кышлаучы кошлар турында “Кыш көне кошларга булышабыз” темасына сөйләшү алып барылды. Кошлар турында язылган табышмакларны, шигырьләрне тыңлап, аларның яшәү рәвешләре, табигатькә һәм кешеләргә файдалары хакында презентация ярдәмендә мәгълүмат алдылар. Әңгәмә диалог формасында алып барылды. Балалар нинди кышлаучы кошларны белүләрен, аларның аермалы якларын, ничек без аларга ярдәм итә алабыз кебек сорауларга җавап тоттылар. Кыскасы, кошларның тормышлары белән якыннанрак танышып, табигатьтә үзләре күргәннәре белән чагыштырып нәтиҗә ясадылар.
Йомгаулау өлештә оста кулларыбыз, канатлы дусларыбызга җимлек ясау белән мәшгуль булдылыр.