"Ачам китап битләрен"
“Ел китабы - 2017” бәйгесенә кергән китаплар белән таныштыруны дәвам итеп, 24 нче лицей-интернатның өлкән сыйныфлары белән берлектә әдәби сәгать уздырылды. Әлеге чара республикакүләм конкурста катнашучы китаплар белән таныштыруны максат итеп куйды. “Ачам китап битләрен...” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә якташ әдипләребез Р.Вәлиев, А.Хәмзин, Р.Имаев, Ф.Имамовларга өстенлек бирелде. Әсәрләреннән өзекләр, шигъри тәлгәшләр тәкъдим ителде. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, Р.Вәлиевның “Шагыйрь” шигыре укучылар тарафыннан инглиз һәм төрек телләрендә укылды.