Городская библиотека - филиал № 3

"Ачам китап битләрен..."

Һәр елны "Ел китабы" конкурсы республикабыз халкында туган әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап укылуны арттыру максатыннан уздырыла килә. Шушы уңайдан 3 нче шәһәр китапханәсендә "Ел китабы-2017” конкурсы исемлегенә кергән, якташ әдибебез Алмаз Хәмзинның "Бармагыңнан үбәр идем", "Сагынып сөйләрлек еллар" һәм "Җидегән чишмә" китаплары белән таныштыру уздырылды. "Ачам китап битләрен..." дип исемләнгән әдәби кичәдә шулай ук Алмаз Хәмзинның тормыш юлына, иҗатына  тукталып кителде.