Городская библиотека - филиал № 3

«Серле сандык»

Октябрь аеннан китапханәбездә мәктәп яшендәге укучылар өчен “Серле сандык” исеме астында татар телендә яңа клуб эшли башлады. Беренче очрашуда китап сөюче дусларыбыз китапханә белән якыннанрак танышып, аның кагыйдәләрен, китапның нәрсәдән куркуын һәм китап булып киштәләрдә урын алганчы нинди юллар үтүен мультфильм аша да белеп киттеләр. Һәм әлбәттә иң әһәмиятлесе, серле сандыкта нәрсә яшеренгәнен белү иде... 
Китапны саклап тоту максатыннан бергәләп кызыклы, оригиналь китап кыстыргычлары ясалды. 

Cостоялось ознакомительное занятие клуба «Серле сандык» на татарском языке, которое проводилось с учащимися начальных классов гимназии № 1. 
Ребята познакомились с библиотекой, с правилами бережного обращения с книгой. Беседа сопровождалась презентацией и показом образовательного мультфильма. 
Был проведен мастер – класс по изготовлению оригинальных закладок для книг.