Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Онытырга хакыбыз юк

  Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алу-хөрмәт күрсәтү генә түгел, һәр буынның изге бурычы да. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән солдатларның, шулай ук фронтка ярдәм итеп, тылда хезмәт иткән хатын - кызларның, балаларның исемнәрен саклап калырга бурычлыбыз. Сугыш чоры балалары турында да истә тотарга кирәк, алар сугышның коточкыч хәлләренә шаһит булган һәм аның нәтиҗәләрен кичергән. Алар барысы да-безнең тарихның бер өлеше, һәм аларның батырлыклары киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерелергә тиеш. Шул уңайдан китапханәдә авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Хәтер ноктасы» исемле күргәзмә-экспозиция эшли. Күргәзмәдә җирле ветераннарның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче фотосурәтләр, документлар, хатлар һәм башка материаллар тәкъдим ителгән.