Бөтендөнья шигърият көненә багышланган кичә "Шигърият җан авазы".
Бу очрашу бөтендөнья шигърият көненә багышланды. Кичәгә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез чакырылды. Очрашуны Җаббарова Илсөяр ачып җибәрде, ул бәйрәмгә килгән шагыйрәләребезгә җылы котлау сүзләрен җиткерде.Бәйрәмгә килгән шагыйрәләр үзләренең шигырьләрен тамашачыларга җиткерделәр.Кичәдә әни,мәһәббәт, туган җиребез турында шигырьләр яңгырады. Очрашуны бизәп ,композитор һәм автор башкаручы Илгиз Сафиуллин үзенең җырларын бик теләп башкарды.