Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Бөтендөнья Туган тел көненә багышланган кичә.

      "Шифалы" санаториясендә "Туган телем - минем байлыгым" дигән кичә уздырылды. Кичәне алып баручы ял итүчеләрне татарча һәм русча сүзлекләр белән таныштырды. грамматик хаталар төзәтелде, төрле викторина сорауларына бәйрәмгә килүчеләр бик теләп җавап бирделәр.Җир йөзендә күп төрле телләр бар. Һәр туган телнең - үз характеры, үз тарихы, үз хатере бар. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, биюләр белән бәйләнеп барды.Бәйрәмдә татар, урыс, украин телләре яңгырады. Кунаклар шулай ук татар һәм чегән биюләрен бик яратып каршы алдылар.