Әдәби кичә "Безнең күңелләрдә син ,Тукай!"
Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирән өйрәтелә. Балалар өчен " Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар халык уеннарын уйнадылар. Ике командага бүленеп викторинага җаваплар бирделәр.Соңыннан Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын бергәләп башкардылар.Бәйрәм бик күңелле узды.