Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби - музыкаль кичә "Без Тукайлы халык"

      26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре, әдәби критик, публицист, тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. 27 нче апрельдә безнең китапханәдә "Без Тукайлы халык" дип аталган әдәби музыкаль кичә оештырылды. Шигърият яратучылар Г.Тукай иҗатына дан җырладылар. Кичә барышында шагыйрь турында кызыклы фактлар белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, презентация  карадылар.Кичә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.